2021 елның 14 июлендә Балтач муниципаль районында ашлык суктыру комбайннарының 2021 елгы уңышны җыеп алуга әзерлеге буенча смотр-кабул итү узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Балтач муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлекләрдәге җитәкчеләре һәм баш белгечләре, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач районы бүлеге җитәкчесе кергән конкурс комиссиясе чыгарып бастырылган ашлык җыю комбайннарының торышын тикшерде. Смотр-конкурс барышында өстәмә рәвештә авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләгәндә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде, урып-җыюның сыйфатына карата таләпләр җиткерелде.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урын «Дуслык» ҖЧҖ бирелде, икенче урында – «Труд» ҖЧҖ, өченче урында – «Татарстан» АХП ҖЧҖ.
Марат Габдрахманов – баш дәүләт инженер-инспекторы.