14 июльдә районда рәисе – «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ ректоры Айрат Вәлиев, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының Сарман район бүлеге җитәкчесе Рамил Нәҗметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Альберт Сәлахов һәм Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре составындагы комиссия ашлык җыю комбайннарын кабул итте.
Ашлык җыю комбайннарын кабул итүдә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, район агрофирмалары белгечләре катнашты. Тикшерү вакытында ашлык җыю комбайннарының техник торышына, шулай ук теркәү документлары, тиешле категориядәге рөхсәт таныклыгы, аптечкалар, янгын сүндерү чаралары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Сарман» агрофирмасы алды, ул максималь балл туплады, районның башка хуҗалыклары да 2021 ел уңышын җыеп алуга яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте. Бүгенге көндә барлык хуҗалыклар да урып-җыюга керешкән инде һәм комбайннарны турыдан-туры урып-җыю эшләре вакытында тикшерделәр. Комиссия авыл хуҗалыгы техникасының урып-җыюга әзерлегенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм урып-җыю эшләрен кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз тәмамларга теләде.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.