«СЕВЕРНАЯ НИВА ТАТАРСТАН» ҖЧҖ ашлык җыю комбайннары тикшерелде

2021 елның 6 июле, сишәмбе

2021 елның 5 июлендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан «СЕВЕРНАЯ НИВА ТАТАРСТАН» ҖЧҖ предприятиесендә ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Тикшерүгә 7 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карау уздыру барышында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуына, аптечкаларга һәм ут сүндергечләргә, теркәү документларына махсус игътибар бирелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Сергей Попов – ТР Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International