Быелның 5 июлендә «Черемшанагро» ҖЧҖ, «Күтәмә агрофирмасы» ҖЧҖ һәм Н.И. Серендеев КФХ предприятиеләрендә ашлык җыю комбайннарына ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде. Тикшерүгә 12 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник карап чыгу вакытында янгынга каршы чаралар, теркәү документлары, рөхсәт категориясе белән тракторчы-машинист таныклыгы, дәүләт теркәү билгесе булуына махсус игътибар бирелде, агрегатлардагы номерларның документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килү-килмәве, машиналарның техник торышы тикшерелде. Барлык техника да тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Барлык комбайннарга да техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Илнур Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.