Зәй политехник көллиятендә имтиханнар узды

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

2021 елның 25 июнендә «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында В,С,Е,Д,F категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды. 25 имтихан бирүченең 23се сынауның юл хәрәкәте иминлегенә багышланган теория өлешен дә, практик өлешен дә уңышлы тапшырды, 2 кеше имтиханны бирә алмады. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.

В.Г. Гончаров – Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International