«Трактор-Тагылма» профилактик операциясе кысаларында уртак рейдлар уза

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

2021 елның 21 июнендә Арча районында «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе кысаларында Әтнә һәм Арча муниципаль районнары дәүләт техник күзәтчелек бүлекләрендәге баш дәүләт инженер-инспекторлары Р.Сабиров һәм Г.Касыймов уртак рейд үткәрде. Рейд барышында 15 берәмлек үзйөрешле һәм тагылма техника тикшерелде. Ачыкланган төрле җитешсезлекләр буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозган өчен 10 беркетмә төзелде.

Барлык механизаторларга терлек азыгын әзерләү һәм җыю кампаниясе барышында юл йөрү кагыйдәләрен һәм үзйөрешле машиналардан кулланганда куркынычсызлык техникасын тайпылышсыз үтәргә кирәклеге турында искәртәбез.

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International