2021 елның 21 июнендә, техник карау үткәрүнең расланган графигы нигезендә, Чиябаш авыл җирлегендә техника тикшерелде. Техник карауга 32 берәмлек техника китерелде, аларның барысы да тикшерүне уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде, механизаторлар махсус кием белән тәэмин ителгән. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.