Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елга «Юл картасы»ндагы төп чаралар планы нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатларында, 2021 елның 21 июнендә Азнакай муниципаль районы территориясендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә бүлеге белән берлектә, үзйөрешле техниканы һәм аларга тагылмаларны тикшерү буенча рейд уздырылды. Операция барышында 10 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 2 административ карар рәсмиләштерелде. Тракторчылар-машинистлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.
Илназ Хәмитов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.