2021 елның 23 июнендә «Трактор-Тагылма» профилактика операциясе кысаларында уртак рейд үткәрелде. Рейд барышында үзйөрешле машиналарның техник торышы, эксплуатацияләүгә рөхсәт булуы, теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләре һәм аларның дөрес куелышы, 8 берәмлек буенча машина йөртүчеләрнең тиешле категориядәге таныклыгы булу-булмавы тикшерелде. Эксплуатация вакытында куркынычсызлык техникасын бозу һәм теркәү тамгасыннан башка эксплуатацияләү очраклары ачыкланды. Механизаторлар белән үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны кагыйдә бозып эксплуатацияләүгә юл куймау турында әңгәмә үткәрелде һәм штрафлар рәвешендә административ җәза чаралары күрелде.
Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.