«Трактор-Тагылма» профилактика операциясе дәвам итә

2021 елның 25 июне, җомга

2021 елның 25 июнендә Спас муниципаль районында, ЮХИДИ хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Спас районы бүлеге җитәкчесе белән берлектә, «Трактор-Тагылма» операциясе буенча рейд үткәрелде. Рейд барышында 25 берәмлеккә якын техника тикшерелде, аларның бишесе хокук бозулар белән файдаланыла иде, машина йөртүчеләргә административ беркетмәләр төзелде.

И.Ф.Батыршин – Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International