Теләче районында «Трактор-Тагылма» операциясе буенча уртак рейд узды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Үзйөрешле машиналар катнашында бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм булдырмый калу максатларында быелның 22 июнендә Теләче районында Теләче һәм Саба районнары буенча баш дәүләт инженер-инспекторлары Х.Нәзиров һәм И.Ибраһимов уртак рейд уздырды. 12 берәмлек техника тикшерелде һәм аларны куркынычсыз эшләтүгә бәйле 4 хокук бозу очрагы ачыкланды. Алар буенча административ беркетмәләр төзелде.

Хәмит Нәзиров – Теләче муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International