Әтнә районында рейд узды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

23 июнь көнне Әтнә районында «Трактор-Тагылма» операциясе кысаларында Арча һәм Әтнә районнары дәүләт инженер-инспекторлары Г.Г.Касыймов  һәм Р.К.Сабиров уртак рейд үткәрде. Теркәү документлары һәм техниканы эксплуатацияләүгә кертү, механизаторлардагы таныклыклар, үзйөрешле машиналарның һәм тагылмаларның техник торышына: тагылма җайланмаларына, иминлек тросларына һәм чылбырларына, тормоз системасына, тышкы яктырту приборларына игътибар бирелде.  20 берәмлек техника тикшерелде, ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча 10 беркетмә төзелде.

Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International