Нурлат муниципаль районы «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы базасында «AI» категориясе буенча имтиханнар узды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

23 июнь көнне «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе базасында «AI» категориясе буенча мототранспорт чаралары белән эш итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Сынаулар махсус җиһазландырылган мәйданчыкта квадроциклда тапшырылды. Сынау тапшырырга килгән 20 кандидатның 17се имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды һәм гамәли өлешкә кертелде, анысын 16 укучы уңышлы тапшырды. Төп хаталар – имтихан тапшырганда игътибарсызлык. 7 көннән соң имтиханны яңадан тапшырып карау мөмкин булачак.

Кудряшов Д.Ю. – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International