Яңа Чишмә районында «Трактор-Тагылма» операциясе дәвам итә, ул 2021 елның 7 июнендә башланган иде. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы бүлеге тарафыннан районның авыл хуҗалыгы формированиеләренә һәм торак пунктларына, шул исәптән ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә дә, даими рәвештә күчмә рейдлар үткәрелә. Эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу очраклары буенча административ хокук бозу турында 3 карар чыгарылды, вазыйфаи затларга һәм тракторлар һәм үзйөрешле машиналар хуҗаларына, бетерү срокларын күрсәтеп, 9 күрсәтмә бирелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.