23 июнь көнне Сарман аграр көллиятендә «BCDEF» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен чираттагы имтиханнар булып узды. Сынауга барлыгы 21 студент кертелде.
Сынауга кертелгән студентлар арасыннан барлык имтиханнарны да 14 студент уңышлы тапшырды, алар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Сынауны тапшыра алмаучылар 7 көннән соң үз белемнәрен яңадан сынап карый алачак.
Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.