2021 елның 23 июнендә Баулы һәм Ютазы районнары инспекторлары үзйөрешле машиналарга уртак тикшерү үткәрде

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

23 июньдә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елга «Юл картасы» төп чараларының расланган планы нигезендә, үзйөрешле машиналар – тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машина тагылмалары, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларын кулланганда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Татарстан Республикасы Баулы һәм Ютазы муниципаль районнарында дәүләт инженер-инспекторлары Р.М.Мөхәммәтҗанов һәм Н.Н.Рәкыйпов тарафыннан, хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү максатларында уртак рейд уздырылды. Рейд барышында 13 берәмлек үзйөрешле һәм тагылма техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозу нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу турында 4 карар чыгарылды һәм 2 күрсәтмә бирелде.

Исегезгә төшерәбез, терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю вакытында  үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк. Эксплуатацияләүгә керткән өчен җаваплы вазыйфаи затларга техник яктан төзәтелгән үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны гына эшкә чыгарырга, шулай ук эксплуатация барышында контрольне көчәйтергә кирәк.

Р.М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International