Нурлат аграр техникумында имтиханнар узды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

2021 елның 21 июнендә «Нурлат аграр техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе территориясендә «В,С,D,Е,F» категориясе буенча «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча 3 курс студентлары арасында имтихан үткәрелде. Заявка нигезендә 20 арасыннан сынауга 13 кеше кертелде, теория өлешен 10 кеше тапшырды һәм гамәли өлешенә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Имтиханны яңадан җиде көннән иртә булмаган чорда биреп карау мөмкин булачак. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

 Кудряшов Д.Ю. – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International