Аттракцион профилактик чарасы

2021 елның 22 июне, сишәмбе

2021 елның 2 июненнән 20 июненә кадәр, Татарстан Республикасында аттракционнарны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау максатында, «Аттракцион» профилактик операциясе үткәрелде.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе инспекторлары тарафыннан «Кырлай», «Җиңү», «Калейдоскоп», М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял, «Крылья Советов» паркларында, Казансу елгасы ярында аттракционнар урнашкан сәүдә үзәкләре тикшерелде.

Чара аттракционнардан файдаланучылар тарафыннан аттракционнарны куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре үтәлешенә юнәлдерелгән иде. Тикшерү барышында барлык эксплуатантларның да әлеге таләпләрне үтәмәве ачыкланды. Аттракционнарны 038/2016 Техник регламенты һәм ГОСТ таләпләрен бозып файдаланучы затлар өчен мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International