Лаеш муниципаль районында үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү буенча рейдлар

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең юл картасы нигезендә, үзйөрешле техниканы һәм аңа тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны кисәтү максатларында 2020 елның 21 октябрендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд уздырылды, шулай ук тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау уздыру турында таныклыклар тикшерелде. Рейд барышында 8 үзйөрешле техника тикшерелде, 1 хуҗага карата үзйөрешле машинаны ОСАГО полисыннан башка эксплуатацияләү очрагы буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.37 статьясы буенча административ материал төзелде.

 

Радик Гәрәев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International