Мөслим муниципаль районы авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Районның авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы вәкилләре традицион алдынгылар слетына җыелды. Хезмәт бәйрәмен үткәрү урыны Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты булды.

Слетта катнашучыларны муниципаль район башлыгы Рамил Муллин сәламләде. Рамил Муллин барлык район халкы исеменнән җитәкчеләргә, белгечләргә, авыл хуҗалыгы, терлекчелек һәм үсемлекчелек хезмәткәрләренә аларның хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Район башлыгы РФ һәм ТР ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасын ачты. Шулай ук бу бәйрәм көнне муниципаль район башлыгы Рәхмәт хатларын һәм премияләрне алу өчен барлык авыл һөнәр ияләре – комбайнчылар, агрономнар, сыер савучылар, терлекчеләр, механизаторлар мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелде.

Бүләкләү районның сәхнә осталары, иҗат коллективлары чыгышлары белән чиратлашып барды.

Рамил Зарафетдинов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International