Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эштә куллану максатларында, ведомство карамагындагы (кураторлык итүче) оешмаларга җиткерү өчен Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәр игълан итү турында»гы 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы указы нигезендә, ведомство (кураторлык итүче) оешмаларга мәгълүмат бирү һәм министрлык (ведомство) сайтына урнаштыру өчен хезмәткәрләргә һәм эш бирүчеләргә киңәшләргә өстәмә юллый.
Кушымта: 2 биттә.
Министр Э.Ә.Зарипова
Исемлек буенча оешмалар
РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ХЕЗМӘТ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ
(РОССИЯ ХЕЗМӘТ МИНИСТРЛЫГЫ)
МИНИСТР
Ильинка урамы, 21, Мәскәү, ГСП-4, 127994
тел.: 8 (495) 606-00-60, факс: 8 (495) 606-18-76
Россия Хезмәт министрлыгы
14-4/ 10/П-2741
27.03.2030 ' 0126721662119
Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясендә эшләми торган көннәр игълан итү турында»гы 2020 елның 25 мартындагы 206 номерлы указына бәйле рәвештә Россия Хезмәт министрлыгының 2020 елның 26 нчы мартындагы № 14-4/10/П-2696 хаты белән эш бирүчеләргә һәм хезмәткәрләргә Киңәшләр (алга таба – Указ, Киңәшләр) җибәрелде, әлеге хатка өстәмә итеп түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.
Киңәшләрнең 4 пунктында авыл хуҗалыгы тармагы оешмаларына, шул исәптән барлык төрдәге авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне гамәлгә ашыручы оешмаларны, авыл хуҗалыгы машина төзелеше оешмаларын, шулай ук язгы кыр эшләренә җәлеп ителгән оешмаларны да кертергә кирәк. Халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүче оешмаларга шулай ук азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле товарлар, шул исәптән материаллар, ингредиентлар, чимал һәм комплектлау әйберләре җитештерүче оешмаларны да кертергә кирәк.
Өзлексез эшләүче оешмаларга шулай ук мәгълүмат технологияләре һәм элемтә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмаларны, почта элемтәсен дә кертеп, юл хуҗалыгы өлкәсендә, шул исәптән юллар, күперләр һәм тоннельләр төзү, эксплуатацияләү буенча эшчәнлек алып баручы оешмалар керә.
Эшләми торган көннәр режимы Киңәшләрнең 4 пунктында санап үтелгән тармакларда җитештерү-технологик циклының өзлексезлеген тәэмин итүче хезмәткәрләргә кагылмый. Эш бирүчеләр, хезмәткәрләр белән килешенеп, конкрет хезмәткәрнең өзлексез производство процессында катнашу кирәклеген билгеләргә хокуклы. Читтән торып эш режимын башкаручы хезмәткәрләр, эш бирүче белән килешенеп, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча Роспотребнадзор таләпләрен мәҗбүри үтәп, Указның гамәлдә булган чорында аны дәвам итәргә хокуклы.
Указ гамәлдә булган чорда читтән торып эшләү режимына күчү өлешендә үзгәрешләр, кирәк булган очракта аларны соңыннан билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштереп, документларны электрон рәвештә алмашу юлы белән рәсмиләштерелергә мөмкин.