2018 елның 18 октябрендә "Риан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында "А1" категориясе буенча үзйөрешле техника белән эш итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга 21 кеше кертелде. Сынауга 17 кеше килде, алар теория өлешен дә, гамәли өлешне дә уңышлы тапшырды.
М.Р.Әхмәтҗанов – Казан ш. буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.