Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында техник карау уздырылды

2024 елның 26 апреле, җомга

Сарман муниципаль районында тракторлар һәм үзйөрешле машиналарга карата үткәрелә торган техник тикшерү дәвам итә. Тракторлар белән беррәттән, сиптергечләр дә игътибарсыз калмый. 26 апрельдә Сарман муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында техник карау уздырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман районы бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Россельхозцентр ФДБУ һәм Сарман районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә теркәлгән район сиптергечләренең техник торышын тикшерделәр.   Агрофирма механизаторлары үзләренең тимер атларын югары дәрәҗәдә әзерләгәннәр.  2024 елда булачак эшләргә үз техникасын әзерләү буенча зур эш башкарылган. Механизаторлар белән үзйөрешле техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә үткәрелде. Сиптергечләрне кабул итү комиссиясе эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев та катнашты. Ул механизаторларга уңышлы һәм куркынычсыз эш теләде.

 

    Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International