Азнакай муниципаль районы Югары Стәрле авылында техник тикшерү уздырылды

2024 елның 27 апреле, шимбә

2024 елның 26 апрелендә Югары Стәрле авылында физик затларның үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Техник тикшерүгә 18 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде.  Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле һәм квалификацияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр булу-булмавына аерым игътибар бирелде.  Милекчеләр белән юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде, шулай ук милекчеләргә дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә дәүләт техник күзәтчелек хезмәтләре күрсәтүгә гариза бирү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.  Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча барысына да техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

   Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International