11 октябрьдә «Иминлек» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә АI категориясе буенча мототранспорт чараларын йөртүче таныклыгы һәм B һәм C категорияләре буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Барлыгы 16 кеше дәгъва белдергән иде. Аларның 12се имтиханны уңышлы тапшырды, икесе юл хәрәкәте кагыйдәләре бүлеген тапшырмады, икесенеә 17 яше җитмәве сәбәпле В һәм C категориясенә тапшыру өчен рөхсәт ителмәде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшырмаганнар өчен кабат имтихан тапшыру көне 7 көннән соң билгеләнде.
К. В. Гыймазов - Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы