ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге республика комиссиясе хуҗалыкларның терлек азыгы әзерләүгә әзерлеген тикшерде. Комиссия составында Минзәлә районында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инспекторы Ринат Гыйльманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илфар Халиков, механизация идарәсе консультанты Илгиз Фәйрушин эшләде.
Хуҗалыкларда булганнан соң, белгечләр техник мәсьәләләрнең киң колачы, шулай ук хезмәтне саклау таләпләре һәм игенчелек буенча чаралар үтәлеше белән таныштылар. Таләпләргә ярашлы рәвештә, бүгенге көндә үзйөрешле азык җыю техникасы һәм тагылмалар сезонлы техник хезмәт күрсәтүне, дәүләт техник каравын үтәргә, тиешле эстетик күренешкә ия булырга һәм тикшерүгә тапшырылырга тиеш. Кабул итүдә катнашучылар техника эшләгәндә янгын куркынычсызлыгына да игътибар иттеләр.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.