Мамадыш муниципаль районында узган "Кар чанасы" профилактика операциясе йомгаклары

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Мамадыш муниципаль районы территориясендә, Нократ һәм Чулман елгаларында, ел саен уза торган "Кар чанасы" профилактика операциясе кысаларында, чаралар үткәрелде. Урынга чыгып уздырылган рейдлар барышында 100дән артык үзйөрешле машина – кар чанасы тикшерелде, РФ КоАП 9.3 ст. нигезендә хокук бозучыларга карата административ хокук бозу турында 14 беркетмә төзелде. Шулай ук ачыкланган бозуларны бетерү турында 5 күрсәтмә бирелде. Хокук бозу фактлары административ эшләргә кушып кую өчен фотоаппаратурага теркәлде.

Операциянең төп бурычы кар чаналарын һәм кышкы башка мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә кешеләрнең һәлак булуына һәм зыян күрүенә бәйле очракларны профилактикалаудан, кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген, мөлкәтне, әйләнә-тирә мохитне саклауны тәэмин итүдән гыйбарәт.

Операцияләрне үткәргәндә иң беренче чиратта мототранспорт чараларының массакүләм файдаланыла торган урыннарында эксплуатацияләнүенә игътибар бирелде. Инспекторлар дәүләт теркәвенә алыну-алынмауны, "А1" категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы һәм техник карау узуны раслый торган документларның булу-булмавын тикшерде.

Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан уздырыла торган тикшерүләр мототранспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылуы хакында таныклый. Аталган техника хуҗалары тарафыннан билгеләнгән срокларда теркәүгә куелмый, техник карауга тапшырылмый, әлеге категория машиналары белән эш итүче затларның моңа тиешле документлары юк. 

Илнур Сафин – ТР Мамадыш ш. һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International