Расланган техник карау графигы нигезендә, 2025 елның 19 августында Азнакай муниципаль районының «Азнакай политехник техникумы» ДАҺБУ үзйөрешле машиналарга еллык техник карау үткәрелде.
Техник карауга 13 берәмлек техника китерелде. Чара барышында техниканың техник торышы, янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре белән комплектланганлыгы тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Техниканы караганнан соң механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, Татарстан Республикасы буенча әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.