Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының авыл җирлекләрендә җәйге җыеннар дәвам итә. Чираттагы очрашулар Керәш-Шуран һәм Вәрәшбаш авыл җирлекләрендә узды.
Җыелышларда Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе, Мөслим муниципаль районы кураторы Альберт Борһанов катнашты. Ул республика масштабындагы актуаль мәсьәләләргә ачыклык кертте, шулай ук 14 сентябрьдә узачак Татарстан Республикасы Рәисен сайлау темасына игътибар бирде һәм барысын да сайлауларда актив катнашырга чакырды.
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин районның актуаль сорауларына кагылды һәм халыктан килгән сорауларга җавап бирде.