2017 елның 8 декабрендә Чүпрәле Тармак технологияләре техникумында «В», «С», «Е» категорияләрендәге тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар уздырылды. Имтиханнарга кертелгән 18 кешедән 15е имтиханнарның теоретик өлешен уңышлы тапшырды. 23 кеше практик өлешен бирде. Кабат имтиханнар 7 көннән соң булачак.
Илдар Шәйхәтдаров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.