Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле республикабыз кешеләре, Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе коллективы исеменнән сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!

Барлык хокук системасының нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү Татарстан тарихында, демократик, хокукый һәм социаль җәмгыять торгызуда мөһим вакыйга булды.

Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, күтәренке күңел һәм бәхет телим! Гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен!

 

Татарстан Республикасы

Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе башлыгы  

Радик Зыятдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International