Агымдагы елның 13 июлендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча территориаль бүлеге тарафыннан "Авангард" ҖЧҖ хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына техник карау уздырылды. Ел саен уздырыла торган техник карауга 19 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Аларның барысы да техник карау узу турында таныклык рәвешендә эксплуатацияләүгә рөхсәт алды. Техник карау тәмамланганнан соң барлык комбайннар да герметиклыкка тикшерү узды. Тикшерү нәтиҗәләре шулай ук комбайннарның барлык төеннәрен һәм агрегатларын технологик җайга салуның дөрес һәм югары дәрәҗәдә башкарылган булуын да күрсәтте. Комбайннарның барлык экипажлары да тулысынча комплектланган һәм әлеге техника белән идарә итүгә рөхсәт алу өчен "F" категориясенә ия. Комбайннарның янгынга каршы тәэмин ителеше һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары булу – тиешле дәрәҗәдә.
Техник карау уздыру "Instagram" мессенджеры аша «Интернет» челтәрендә яктыртылды.
Е.Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы.