Техник иминлек кагыйдәләрен һәм инструкцияләрен белү һәм үтәү – бәхетсезлек очракларын кисәтү өчен мөһим шарт. Тракторларда, комбайннарда һәм башка авыл хуҗалыгы үзйөрешле машиналарында эшләүгә техник карап чыгу узган һәм эш урынында инструктаж алган, тиешле машинаны йөртү хокукына таныклыгы булган затларга гына рөхсәт ителә. Механизатор эшченең тагылмадагы иминлеген күзәтергә тиеш. Машинаны тагу туктаган тракторда гына башкарылырга тиеш.
Линар Гыймаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Татарстан Республикасы Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.