8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне бн котлау

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Кадерле ханымнар һәм туташлар!

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең ир-атлар коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне – чибәрлек һәм күркәмлек көне белән чын күңелдән котлауларыбызны кабул итегез.  

Сезгә булган ихтирам, чиксез соклану һәм бетмәс-төкәнмәс рәхмәтләрне җиткерү буларак, бөтендөнья бу бәйрәмне аерым бер җылылык белән бәйрәм итә.  

Бу бәйрәм бүләкләргә һәм чәчәкләргә бай, әниләребезгә, хәләл җефетләребезгә, кыз-киленнәребезгә, хезмәттәш гүзәлләребезгә – йөрәгебезгә якын булган барлык хатын-кызларыбызга карата мәрхәмәтле хисләребезгә коена. Хатын-кызлар безгә тормыш бүләк итә, мәхәббәтләре, безне бертуктаусыз кайгыртып торулары белән җаннарыбызны җылыта.

Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм тату тормыш, гаилә бәхете телибез. Җир йөзендә тынычлык булсын, йөзегездән елмаю китмәсен, шатлык-сөенеч һәм куанычлар сезгә!

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы  

Зыятдинов Радик Рәгыйп улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International