Планлы чаралар кысаларында Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча дәүләт техника күзәтчелек бүлеге тарафыннан 43 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелде, шулар арасында – үзйөрешле машиналар белән 15 теркәү чарасы, 12 тракторчы-машинист таныклыгы бирелде, 16 берәмлек техника техник карау узды.
Шулай ук бу чорда Зеленодольск муниципаль районының Яңа Тура технополисында башка төбәкләрдән 2 берәмлек үзйөрешле машина карау өчен тәкъдим ителде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдим ителгән машиналарга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.