2026 елның 23 сентябрендә Мамадыш политехник көллиятендә «Мототранспорт чаралары» темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде.
Дәрестә 16-17 яшьлек 42 студент катнашты. Дәрес кысаларында юлсыз урыннардан йөрү өчен билгеләнгән техниканы теркәүгә, аның белән идарә итү өчен кирәкле укытуга, шулай ук хокук бозулар өчен штраф санкцияләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Моннан тыш, Татарстанда берничә ел эчендә квадроцикллар катнашындагы юл-транспорт һәлакәте статистикасы күрсәтелде. Лекциядән соң кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.