"Татспиртпром" АҖ "Усад спирт заводы" филиалында һәм "Коркачык икмәк кабул итү предприятиесе" ҖЧҖ планлы чаралар кысаларында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге тарафыннан үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник карау буенча чаралар уздырылды.
Техниканы тикшергән вакытта руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына карата инструменталь контрольлек чаралары кулланылды, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры кил-килмәвенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, аптечка, янгын сүндергечләр, теркәлү документлары булу-булмауга игътибар бирелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Бу атнада, шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге инспекторы А.А.Хаҗиәхмәтов һәм Биектау муниципаль районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча уртак чара үткәрделәр.
Барлыгы 5 берәмлек үзйөрешле машина тикшерелде. РФ КоАП 9.3 ст. буенча 2 административ материал төзелде.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.