Техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге агымдагы елның 7 сентябреннән 21 сентябренә кадәр 40 берәмлек үзйөрешле машинага һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрде, шул исәптән 37 берәмлек техниканы физик затлар тәкъдим итте. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве буенча 8 техник карау акты рәсмиләштерелде.
17 сентябрьдә «Тепловик» ҖЧҖ техник карау өчен 1 берәмлек техника тәкъдим итте.
18 сентябрьдә «Глобалпак» ҖЧҖ үзенең махсус техникасын техник карау өчен тәкъдим итте. Техник тикшерү уздырылган вакытта машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, тагылмаларда саклагыч чылбырлар (трослар) булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.
Техник карау нәтиҗәләре буенча вазыйфаи затларга һәм механизаторларга үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны имин эксплуатацияләү кагыйдәләре турында җиткерелде.
Агымдагы чорда 16 берәмлек техника теркәлде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.