ТР Мамадыш муниципаль районының Олыяз, Көмеш Күл һәм Түбән Тәкәнеш авыл җирлекләрендә үзйөрешле техника тикшерелде

2026 елның 16 мае, шимбә

Техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлеге тарафыннан Олыяз, Көмеш Күл һәм Түбән Тәкәнеш авыл җирлекләрендә шәхси хуҗаларда булган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.

Техник тикшерүгә барлыгы 80 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Техникага техник карау уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннар торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч булу-булмауга игътибар бирелде.

 

Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International