Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында техник карау уздырылды

2026 елның 15 мае, җомга

2026 елның 14 маенда, эш графигы нигезендә, А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы базасында техник карау уздырылды. Теркәлгән 24 берәмлек арасыннан техник тикшерүгә 23 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. 22 берәмлеккә техник тикшерү узу турында таныклык бирелде. Ачыкланган хокук бозу буенча дәүләт теркәү билгесен дөрес беркетмәү өлешендә бер техник карау акты бирелде.  Хәзерге вакытта, график буенча, техник карау Зеленодольск шәһәренең башка сәнәгать предприятиеләрендә дәвам итә.

 

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International