ТР Апас муниципаль районында азык әзерләү техникасын һәм азыксаклагычларны азык әзерләүгә 2026 елгы конкурс-кабул итү

2026 елның 15 мае, җомга

Апас муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. Комиссия составына «Татагролизинг» АҖ баш инженеры Р.М.Гыймадиев, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Р.Гыйсмәтов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Апас муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы И.Ф.Солтанбәков керде.

Комиссия районның 5 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды, азык җыю комбайннарының һәм азык әзерләү техникасының әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен тикшерде, авыл хуҗалыгы оешмаларының баллар системасы буенча әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Табар» ҖЧҖ алды, икенче урынны – «Ибрагимов и К» АХП ҖЧҖ, «Нур» АХП ҖЧҖ һәм өченче урынны «Апас-Мол» ҖЧҖ ШЭ Нуриев А.М алды.

 

Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International