Аксубай муниципаль районының авыл җирлекләрендә, дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең расланган эш планы нигезендә, 4 майдан 31 майга кадәр физик затлар техникасына ел саен үткәрелергә тиешле техник тикшерү уздырылды. Саурыш, Урмандәй һәм Иске Илтерәк авыл җирлекләрендә техниканы тикшерүгә тәкъдим итү буенча активлык югары булды. Техник тикшерү вакытында машиналарның техник торышына – тормозлар, тавыш сигналы, руль идарәсе, ут приборлары төзеклегенә, трактор-тагылманың иминият берләшмәләре булуына һәм аларның төзеклегенә игътибар бирелә, шулай ук медицина аптечкасы, янгын сүндерү җайланмасы, авария тукталышы билгесе, теркәү документларында тәкъдим ителгән номерлы агрегатлар белешмәләренең бер-берсенә туры килүе, механизаторларның тракторчы-машинист таныклыкларында тиешле категорияләре булуы тикшерелә. Милекчеләргә соңгы елларда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелә, техниканы имин эксплуатацияләү темасына профилактик әңгәмә уздырыла.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.