Әтнә муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек кысаларында тракторларны һәм тагылмаларны техник яктан карау дәвам итә. Узган атнада Ленин исемендәге нәсел заводы АХҖК, «Мәңгәр» АХҖК һәм Фәйзи Галиев ис. АХҖК хуҗалыкларында техник тикшерүләр уздырылды. Тракторларның һәм үзйөрешле машиналарның техник төзеклегенә, тагылмаларны һәм тагылма җайланмаларны гомуми файдаланудагы юлларда файдалану өчен әзерләүгә аерым игътибар бирелде.
Өч хуҗалыкта барлыгы 121 берәмлек трактор һәм үзйөрешле машина, шулай ук 62 берәмлек тагылма бар иде. Техник карау уздыру кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә торган машиналар техник карау узу турында таныклык алачак.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.