«Шытсу» АХП ҖЧҖ техник карау уздырылды

2026 елның 27 марты, җомга

Техник карауны уздыру графигы нигезендә, агымдагы елның 26 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге «Шытсу» АХП ҖЧҖ техникасына техник карау үткәрде.

Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.

Техник карау өчен барлыгы 37 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде һәм бөтен техникага техник карау узу турында таныклык биреләчәк.

Механизаторлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, техника куркынычсызлыгы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International