«Татавтодор» АҖ Минзәлә филиалының «Актаныш» идарәсендә үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы И.М.Хәкимов, ЭЭМ район ЮХИДИ бүлеге башлыгы полиция майоры Р.Р.Шәмсиев катнашында дәрес үткәрелде. Дәрес барышында юл йөрү куркынычсызлыгы, гомуми юллардан йөргәндә юл-төзелеш машиналарын ышанычлы эксплауатацияләү мәсьәләләре каралды. Зур габаритлы авыл хуҗалыгы машиналарын юлда куркынычсыз йөртү һәм юлдан читкә юнәлткәндә махсус җиһазландырылган юллардан гына йөртү мәсьәләсенә махсус игътибар бирелде. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карау уздыруга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм таләпләр аңлатылды.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.