Мөслим муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2026 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс үткәрү турында» боерыгы нигезендә, язгы кыр эшләренә әзерлек тикшерелде. Комиссияне ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Кадыйров Рәдис Рафил улы җитәкләде. Комиссия составына авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе И.И.Зиннуров, Мөслим районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Р.И.Кирамов һәм Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре керде. Тикшерү барышында тракторларның әзерлегенә, чәчү комплексларын ремонтлау сыйфатына һәм көйләүгә, хезмәтне саклау мәсьәләләренә һәм куркынычсызлык техникасына аерым игътибар бирелде.
Конкурс йомгаклары буенча беренче ике урынны «Август-Муслюм» ҖЧҖ һәм «Родные края – Туган як» АФ» ҖЧҖ алды, 2 урында – «Намус» а/ф» ҖЧҖ, өченче урында – Исламов И.З. КФХ хуҗалыгы.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.