Лениногорск районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды

2026 елның 27 марты, җомга

Лениногорск районы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды.  Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Әмир Шакиров, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рафис Хәбибуллин, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Мостафин, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең, Россельхозцентрның район бүлеге башлыклары, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре һәм механизаторлары катнашты.

Әзерлек конкурсына кыр эшләренә, орлыклар һәм минераль ашламалар ташуга җәлеп ителәчәк барлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары комплексы тәкъдим ителде. Хуҗалыкларның әзерлеген бәяләү түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелде: техник әзерлек, тракторчы-механизаторлар, ярдәмче персонал белән тәэмин ителеш, ягулык-майлау материаллары, орлыклар, ашламалар белән тәэмин ителеш.

Бәя бирү комиссиясенең игътибары башкарылган ремонт эшләренең сыйфатына, техниканың төзеклегенә, техник хезмәт күрсәтүгә, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга ел саен техник тикшерү уздыруга, аларның янгын куркынычсызлыгы чаралары, медицина аптечкалары белән тәэмин ителешенә бирелде.

Механизаторларга, комиссия әгъзалары белән әңгәмә барышында, хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм техникага һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатмалар бирелде.

Смотр-конкурс йомгаклары буенча әзерлек буенча иң яхшылар булып «Союз-Агро» ҖЧҖ, «Август-Лениногорск» ҖЧҖ, Ганиев И.М. КФХ, «Ленина» ҖЧҖ оешмалары танылды, алар чәчү кампаниясенә әзерләнүдә җаваплы эшләү үрнәген күрсәттеләр.

 

Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International