«Профессионалъ» ҖЧҖ һәм «Учебный Центр24» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасында имтиханнар булып узды

2026 елның 27 марты, җомга

«Профессионалъ» ҖЧҖ һәм «Учебный Центр24» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасында AI,AII,В,С,D,Е категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтихан ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге консультанты – баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Кәбирова Г.И. һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге башлыгы И.Р.Мөбарәкҗанов составындагы комиссия тарафыннан кабул ителде. Исемлек буенча барлыгы 60 кеше мөрәҗәгать иткән иде, шуларның 12се килмәде. 6 кеше теоретик имтихан тапшырмады, 3 кеше практик өлешне тапшырмады.  Имтиханнарны уңышлы тапшырган башка затлар якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.

 

Гөлнара Кәбирова – консультант – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International