Әтнә районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге башлыгы И.Х.Габбасов, «Татагролизинг» АҖ Сату һәм сатып алулар департаменты директоры А.Н.Салтыков, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләреннән торган комиссия эшләде, ул район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә районы бүлеге башлыгы Сабиров Р.К. катнашты.
Хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы машиналарының һәм тракторларның әзерлеген, ашламаларның, орлык материалларының һәм агулау техникасының булуын, кадрлар белән тәэмин ителешен, предприятиеләрдә хезмәтне саклауның торышын бәяләделәр. Комиссия районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чәчү кампаниясенә яхшы әзерләнүен билгеләп үтте. Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннарга Ленин исемендәге нәсел заводы АХҖК, «Таң» АХҖК һәм Фәйзи Галиев ис. АХҖК лаек булды.
Рафил Сабиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.