Әгерҗе районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча конкурс уздырылды. «Татарский» агрохимия хезмәте үзәге» ФДБУ директоры А.А.Локманов җитәкчелегендәге комиссия, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлегенең әйдәүче белгече А.В.Галиев катнашында район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләделәр. Комиссия эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.Т. Сабиров, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы бүлеге башлыгы К.В.Гыймазов, шулай ук районның АСК җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Комиссия район хуҗалыкларында техниканың әзерлеген югары бәяләде.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.